news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Тинчурин театры гастрольләрен оештыру турында сөйләштеләр

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән очрашты.

Очрашуда мәдәният һәм сәнгать, гастрольләрне оештыру мәсьәләләре, шулай ук Санкт-Петербургта уздырыла торган театр фестивальләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов 2002 елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын җитәкли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100