news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе була

25-27 ноябрьдә «Татарча диктант-2022» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Быел акция өч көн дәвам итә. Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляцияләнәчәк. Чара Санкт-Петербургта да була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның оештыру комитеты: Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, телефоны: 8(812)323-12-27, info@tatarspb.ru, кураторы – Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәге татар теле укытучысы Фирая Рәшитова.

Диктант 2022 елның 26 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә (Чайковский урамы, 24) узачак.

Акциянең максаты – хатасыз язу, татар телен белүгә карата кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологлар һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.

Телевизион трансляцияләрдән тыш, диктантны Россия төбәкләре, чит илләр һәм Татарстан районнарында  мәйданчыкларда да язарга мөмкин. Шулай ук теләгән кешеләр http://diktant.tatar сайтында клавиатурада текст җыю ярдәмендә дә яза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100