news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар галиме Риза Халирахман улы Бариев вафат булды

Ул, Лев Гумилевның эшен дәвам итеп, 1997 елда Санкт-Петербург дәүләт университетында “Идел буе болгарлары этногенезының фәлсәфи нечкәлекләре” дигән темага докторлык диссертациясе яклады

(Санкт-Петербург, 15 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургта дөньякүләм танылган галим, татар халкы тарихына бәйләп бетергесез өлеш керткән профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, запастагы полковник Риза Халирахман улы Бариев вафат булды.
Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегендә Риза Халирахман улын бик ихтирам итәләр иде. Ул 1937 елда Ленинградта туган, хәрби элемтә академиясе профессоры булган.
Илдә үзгәртеп корулар һәм демократия җилләре исә башлагач, Риза Халирахман улы, беренчеләрдән булып, үзе сайлаган четерекле темага докторлык һәм кандидатлык диссертациясе яклады. Фәнни хезмәт Санкт-Петербургтагы татар тарихы һәм мәдәниятына багышланган иде. Ул, Лев Гумилевның эшен дәвам итеп, 1997 елда Санкт-Петербург дәүләт университетында “Идел буе болгарлары этногенезының фәлсәфи нечкәлекләре” дигән темага докторлык диссертациясе яклады.
Шулай ук Риза Халирахман улы Бариевның “Болгар-татар тарихы: төп чорлары” дигән бик кызыклы китабы чыкты. Татар җәмәгатьчелегендә ул зур агарту-мәгариф эшләре алып барды. “Нур” газетасында аның бик кызыклы мәкаләләре чыгып килә иде. Шулай ук татар һәм башка милләт халыклары алдында лекцияләр белән чыгыш ясады.
Риза Халирахман улы төньяк башкалада татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе иде. Татар тарихына кагылышлы мәсьәләләргә чын, дөрес бәя бирә белде.
Соңгы көннәрдә ул авыру иде һәм кичә генә мәрһүм булды. Аның кайда күмеләсе әлегә хәл ителмәгән. Хәзерге вакытта татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озату мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot