news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта күренекле мәдәният эшлеклесе, укытучы Сәйрә Вельшакованы искә алдылар

Санкт-Петербургның К.С.Станиславский исемендәге Актерлар йорты концерт залында күренекле мәдәният эшлеклесе, педагог, Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясе профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйрә Вельшакованың тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәйрә Вельшакова гомере буе консерваториядә эшләгән. Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан соң, ул Казанда Рәшит Ваһапов белән эшли, аннары Ленинградка күчеп китә. Башта М.Е.Салтыков-Щедрин исемендәге Җәмәгать китапханәсендә хезмәт куя, озакламый аны Ленинград консерваториясенә эшкә чакыралар. Төньяк башкалада яшәп, ул башта – Ленинград, аннары Петербург татар җәмгыятендә агарту эшчәнлеге алып баруга зур игътибар бирә. Шәһәрнең иң яхшы залларында татар җәмгыяте әгъзалары өчен күпсанлы концертлар куя.

Сәйрә Вельшакова әлеге концертларда татар телендә җырлар һәм романслар башкара, аның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмый һәм һәрвакыт көчле алкышларга күмелә. Әлеге чараларда булган кешеләр бүген аның музыкаль мәдәниятне үстерүгә керткән өлешен рәхмәт хисләре белән искә ала. 2006 елның 15 февралендә Капелла залында Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган соңгы концертын биргәннән соң, Сәйрә Вельшакова шул ук елның 7 апрелендә вафат була.

2022 елның 26 мартында аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Концертны Петербург Музыка эшлеклеләре берлеге Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Шәһәр һәм өлкәнең татар җәмгыяте ярдәмендә әзерләгән. Проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ренат Шакиров, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100