news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган китап тәкъдим ителде

Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты һәм А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты аспиранты Дамир Хөсәенов Россиядә әлеге вакыйганы бәйрәм итү программасы турында сөйләде. Чарага килгән кунакларда Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен кабул итү тарихы белән таныштырган фильм зур кызыксыну уятты.

Шуннан соң Фәридә Нәҗмиева һәм Винера Абдуллинаның «Пророк Мухаммад: великий человек, всегда и сегодня» дигән китабы тәкъдим ителде.

Экранда күрсәтелгән слайдлар тамашачыларны Наполеонның Мисырга походы белән таныштырды. Наполеон Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхесе һәм мөселман дине белән кызыксынган, Мөхәммәд пәйгамбәрне җирнең йөзен үзгәрткән бөек кеше дип атаган.

Фәридә Нәҗмиева мәшһүр немец шагыйре Гете иҗатында Пәйгамбәр һәм ислам темасы, аның шәрык поэзиясе белән мавыгуы хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100