news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург мөселманнары Яңа Волхов зиратын җыештырды

Санкт-Петербургта Яңа Волхов зиратының мөселманнар җирләнгән өлешендә өмә узды. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Елдагыча оештырыла торган җыештыру өмәсендә Җәмигъ мәчете мәхәлләсе кешеләре, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм активистлары, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Өмәдә катнашучылар коры агачларны кисте, территорияне ботаклардан һәм кипкән яфраклардан арындырды.

Чара изге Коръән аятьләрен уку һәм вафат булганнар исеменә дога кылу белән тәмамланды.

1826 елда Санкт-Петербургта мөселманнарны җирләү зират ачыла. Вакытлар узу белән, каберлек шактый киңәя. Яңа Волхов зиратының иң иске өлешен татарныкы дип атау дәвам итсә дә, шәһәр халкының күпмилләтле составы белән бәйле рәвештә, ул интернациональгә әйләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100