news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды

Беренче очрашу генерал-майор Минзакир Әбсәләмовка багышланган.

Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» дип исемләнгән очрашу узган. Кичәдә 18нче укчы Мгин Кызыл байраклы дивизиясе командиры генерал-майор Минзакир Әбсәләмов турында сөйләшкәннәр.

Очрашуда генерал-майор Минзакир Әбсәләмовның сугышчан батырлыкларын һәм 18 нче укчы дивизиянең 1944 елның 26 гыйнварында Тосно бистәсен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә керткән өлеше искә алынды, дип яза Татарстан Республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллеге сайты.


Әбсәләмов Минзакир Габдрахман улы Татарстанның Саба районында туып үскән. Совет хәрби җитәкчесе, генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, доцент. Үзенең танылган хезмәтләре һәм сугышчан батырлыклары өчен Минзакир Әбсәләмлов Ленин орден һәм тагын дүрт орден: I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Кутузов ордены, Азәрбайҗан СССРның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100