news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Илдус Вахитовның «Тылсымлы Татарстан» күргәзмәсе ачыла

2 июльдә Д.А.Фурманов исемендәге 2нче китапханәдә Санкт-Петербург рәссамы Илдус Вахитовның «Тылсымлы Татарстан» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программага профессиональ җырчы, «Рок-Опера» театры артисты, Бөтенроссия вокаль бәйге лауреаты Дмитрий Панюков, Ленинград өлкәсе Чуваш мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле, «Файда» эстрада-фольклор ансамбле солисты Марина Кириллова чыгышлары кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100