Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә реставрация эшләре төгәлләнә
Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә зур реставрация эшләрен бу елның декабренә төгәлләү планлаштырыла. Төп намаз заллары әзер инде. Март аеннан 3нче катта эш бара - монда паркетны тулысынча алыштыралар, диварлар өслеген һәм гипс бизәкләрен торгызалар. Тәрәзә пыялары урынына витражлар барлыкка киләчәк.
Мәчет бинасы, күпчелек гыйбадәтханәләр кебек үк, блокада вакытында зыян күргән. Аны ачканнан бирле зур реставрация эшләре беренче тапкыр үткәрелә. Хезмәткәрләр мәчетнең тарихи рәвешен саклап калырга тырыша, мисал өчен, зур люстраны. Төп интерьер объекты гөмбәз астында гасырдан артык эленеп тора. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Реставрацияләүгә карамастан, мәчет намаз уку өчен ачык. Намаз вакыты җиткәч, эшчеләр эшләрен туктатып, безгә дога кылырга мөмкинлек бирә. Соңыннан алар тагын эшен дәвам итә», - диде Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз