news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург «Татарча диктант» акциясенә кушыла

16 ноябрьдә 12: 00 сәгатьтә Санкт-Петербургта «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар ике мәйданчыкта диктант яза ала:

1. Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәге (Чайковский урамы, 24).

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов чыгыш ясаячак.

Диктантның текстын Казан федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге институты Фәнни-мәгариф үзәге методисты Фирая Рәшитова укыячак.

2. «Мирас» мәдәни үзәге (Лиговский проспекты, 56Е, 4 кат).

Текстны татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова укыячак.

Чарада катнашырга теләүчеләр барысы да чакырыла, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot