Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санавиация җитәкчесе мобилизацияләнүчеләргә кирәкле дарулар алу турында киңәш бирде
Мобилизацияләнүчеләргә үз сәламәтлеге турында кайгыртырга, үзләре белән аптечка һәм кирәкле дарулар алырга кирәк. Бу хакта Донбасска барып кайткан Республика клиник хастаханәсенең санавиация җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында сөйләде.
«<…> хәрбиләр анда үз аптечкасы белән йөрде, анда, ким дигәндә, жгут, бинт һәм яраны эшкәртү чаралары булырга тиеш. Аларның сүзләренчә, анда еш кына мина шартлаудан яраланалар һәм ярдәм күрсәтү вакытында секундлар хәл итә. Ягъни анда һәрвакыт кул астында булсын өчен хәрбиләрнең коралларына жгут уралган», - дип сөйләде медик.
Моннан тыш, даими яки билгеле бер очракта кабул итәргә кирәкле даруларны үзең белән алырга кирәк, дип ассызыклады Нигъмәтҗанов.
«Өлкән кешеләр көн саен кабул итү өчен нәрсә кирәклеген аңлый, билгеле бер очраклар өчен - салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, агуланганда һәм башка очракта. Бу үзең белән аптечканы йөртергә кирәк дигән сүз түгел, монда һәркем үзе хәл итә, ләкин, әгәр мин анда барсам, үзем белән ялга ала торган аптечканы алыр идем», - дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта Нигъмәтҗанов ачыклаганча, хәрби хәрәкәтләр зонасында медицина препаратлары хастаханәләрдә булса да, аларны даруханәләрдә табарга кыен булырга, чөнки алар эшләмәскә дә мөмкин. «<…> без күнеккәнчә, чыгып парацетамол сатып алу мөмкинлеге булмаячак», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз