news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков Якутскида заманча медиа өчен бүгенге көн билгеләгән биш төп таләпне әйтте

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков заманча матбугат өчен бүгенге көн билгеләгән биш төп таләпне атады. Бу таләпләрнең аның карашынча нинди булуын ул «Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат учреждениеләренең инновацион үсеше» темасына багышланган түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.

«Замананың теләсә кайсы гаммәви матбугат чарасы алдында торган беренче таләп – ул Интернет һәм гаджетларның басып керүе. Аудиториянең 76 проценты интернеттан, ә 58 проценты социаль челтәрләрдән файдалана. Телевидение, радио яки газета булдырганда, без моны аңларга һәм истә тотарга тиеш. Икенче мөһим әйбер – мобиль трафик. Күбебез телефонда утыра һәм шул ук телевидение, радио контентын телефон аша файдалана. Мондый заман таләбен үз файдаңа ничек кулланып булу мөмкинлеген аңларга кирәк. «Татмедиа» моны аңлый, барлык гаммәви мәгълүмат чараларының да үз сайтлары, социаль челтәрләрдә сәхифәләре, Telegram-каналлары бар. Соңгы вакытта Telegram-каналларга язылучылар саны 100 мең кешегә арткан, ә тулаем алганда, медиахолдинг аудиториясе – Татарстанның барлык массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң зурысы. Икенче момент –  социаль челтәрләрдә булу. «Татмедиа» социаль челтәрләренә язылучылар саны 4 миллион кеше исәбенә җитәргә тора», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

Моннан тыш, Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең моннан 15 ел элек муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын бер мәйданчыкта берләштерә алган дәүләт холдингы булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен төп бурыч – хакимият органнарының аудитория белән турыдан-туры элемтәсен оештыру. Муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары администрация башлыклары белән турыдан-туры эшли, социаль челтәрләрдә туры эфирлар оештыра, халыкка хакимият эшчәнлеге турында хәбәр итә. Безнең вакытта бу гади генә бурыч түгел», – дип аңлатты ул.

Заман куйган икенче таләп – ул видеоконтент белән эшләү. Шамил Садыйков сүзләренә караганда, ике ел элек кешеләрнең видео карау вакыты бер минут булган, ә коронавирус пандемиясе чорында 7,5 секундка кадәр кыскарган. «Кешегә телефонның кечкенә экранындагы мәгълүматны җиткерү, аның игътибарын җәлеп итү өчен безнең нибары 7,5 секунд вакытыбыз бар. Заманның бу таләбе безне контентны ничек итеп ясарга, ни рәвешле эшләргә кирәген уйларга мәҗбүр итә», – диде ул.

Заман куйган өченче таләп – журналистларның компетенцияләре (төрле мәсьәләләрне тирән белүләре, хәбәрдар булулары), аларның эшли белүләре, текстларны язу, редакцияләү һәм туган телдә сөйләшә белүләре. Нәкъ менә шуңа күрә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә үзенең медиамәктәбе булдырылды.

«Кайчагында журфакта укып чыккан кешегә: «Сине анда өйрәткәннәрне оныт, без сине яңадан өйрәтәчәкбез, чөнки бездә барысы да башкача», – дип әйтергә туры килә. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә эшләү технологияләре һәр өч ай саен үзгәрә. Шуңа күрә журналист 45, 50, 60 яшьтә дә белем алырга әзер булырга тиеш. Шул сәбәпле безнең өчен иң мөһиме – журналист һәм аның яңа белемнәрне тиз арада үзләштерә белүе», – дип искәртте Садыйков.

Заман куйган тагын бер таләп – татар телле журналистларга ихтыяҗ.

«Татар телен дөрес белгән, татарча фикер йөртә белүче журналистлар кирәк – бу бик мөһим. Безгә мәктәптән килгән балаларның теле ниндидер калыплар буенча төзелгән кебек, кызганычка, роботлар кебек сөйләшәләр, аларның туган телләре дә алар өчен туган тел түгел. Бездә журфакта татар телендә укытмыйлар. Шуңа күрә без филологларны журналистикага өйрәттек. Журналистны татарча сөйләшергә өйрәтү - бу чынга ашмаслык әйбер. Әгәр дә телгә мәхәббәт ана сөте белән тәрбияләнмәсә, берни дә барып чыкмаячак. Шуңа күрә без журналист булырга телне белгән кешеләрне өйрәтәбез. Беренче төркемдә инде редакцияләрдә эшләүче дүрт чыгарылыш укучыбыз бар», – дип билгеләп үтте медиахолдинг җитәкчесе.

Чыгыш ясаучы иң катлаулы дип заман куйган бишенче таләпне атады - басма матбугатны тарату системасының торышы.

«Бу – безнең авырткан урын. Көн саен баш мөхәррирләрдән авылларда почта бүлекчәләре ябылуы, кайдадыр бүлекнең атнага бер көн генә эшләве, ә кайберләрендә атнага өчәр сәгать кенә хезмәт күрсәтүе турында ишетәбез. Журнал бөтенләй китерелми торган очраклар да бар. Һәм икенче проблема – зур шәһәрләрдә басма матбугат сата торган киосклар бик аз. Миллионлы Казанга нибары 40 киоск. Совет чорында алар күбрәк булган. Әмма без альтернатив юллар эзлибез. Мәсәлән, Минзәлә районында редакция үзенең илтеп бирү системасын оештырды. Аларның хезмәт күрсәтә торган автомобиле, сату нокталары бар, һәм алар үз тиражларының яртысын шул рәвешле тарата. Бу уникаль тәҗрибә, аны почта хезмәте начар эшли торган районнарда кертергә була. Вазгыятьтән тагын бер чыгу юлы - медицина учреждениеләрендә басма продукция куелган киштәләр урнаштыру, шулай ук Казан метросы станцияләрендә вендинг автоматларын кую. Хәзер аларның саны унбишкә җитә, басма киосклар аша сатуга караганда, алар аша газета һәм журналлар өч тапкыр күбрәк сатыла», – дип тәмамлады сүзен Садыйков.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100