Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самбо буенча Нәкыйп Мадъяров истәлегенә XXV бөтенроссия ярышлары узачак
Турнир илебез киңлекләреннән 160тан артык спортчыны җыячак
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). 3-4 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Батыр” спорт комплексында халыкара класслы спорт остасы Нәкыйп Мадъяров истәлегенә самбо буенча XXV бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Турнир бөтен Россиядән 160 тан артык спортчыны җыячак. Самара, Ульяновск, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Курган, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашстан, Мари Иле, Бурятия, Коми Республикалары, Пермь, Красноярск краеннан, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән, шулай ук Төркиядән самбо осталары көч сынашачак.
Танылган бертуган Мадъяровлар Татарстанның самбо мәктәбен бөтен дөньяга таныткан. Бу бик уникаль гаилә, анда алты бертуган ир-ат үзләрен шушы спорт төренә багышлаган һәм яхшы гына күрсәткечләргә ирешкән.
Н. Мадъяров – самбо көрәше буенча СССР спорт остасы (1977), дзюдо буенча СССР спорт остасы (1977), халыкара класслы спорт остасы (1983). 1981-1984 нче елларда СССР җыелма командасы составына кергән. 5 мәртәбә СССР чемпионатларында, 6 тапкыр ил Кубогы ярышларында, 7 тапкыр Россия чемпионатларында, 5 мәртәбә халыкара турнирларда катнашкан.
Турнирның тантаналы ачылышы бүген, 3 нче апрельдә 16 сәгатьтә, Ибраһимов проспекты, 44 нче йорт адресы буенча урнашкан “Батыр” спорт комплексында узачак, аннан соң ярышларның беренче көненең финал очрашулары көтелә.
2016 нчы елның маенда Казан самбо буенча Ауропа чемпионатын кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз