news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Венера авылы мәчетенең 20 еллыгына корбан ашы уздырдылар

Самараның Венера авылы мәчетенең 20 еллыгына корбан ашы уздырдылар
http://samtatnews.ru/

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Лилия Сәлахованың «Җылы, матур хатирә булып калды» дигән язмасы чыкты.

Июльнең гаҗәеп матур җомга көнендә миңа Похвистнево районы, Венера авылы мәчетендә узган Корбан табынында катнашырга насыйп булды. Мәҗлес әлеге мәчетнең 20 еллыгына багышланган иде.

«Халыкның күрке, йөзе — тел, гореф-гадәтләре», дигән мәкаль бар. Чыннан да, туган телен, мәдәниятен, тарихын саклаган халык бай ул. Ләкин, киләчәктә дә шулай булсын өчен, ул үз динен сакларга, ныгытырга, үстерергә тиеш. Әбиләребез сөйләгән әкиятләрдән, тәмләп пешергән ашларыннан, әниләребез укыган китаплардан, бабайларыбыз җитәкләп йөргән урман-болыннардан, әтиләребез җилфердәтеп йөрткән ат арбаларыннан, матай, машиналардан башланган безнең балачак.

Шәп, күңелле үтте ул вакытлар! Тик без дога белми үскән буын булып чыктык бит. Советлар иле балаларны башкачарак тәрбияләргә боерган шул. Ләкин әби-бабайларыбыз үзләре, кешедән яшереп булса да, ураза да тотканнар, Коръән табыннары да үткәргәннәр, балалары, оныклары өчен догалар да укыганнар… Вакыты шул булгандыр инде. Ә үзгәреш җилләре халыкны кабат динебезгә кайтарды. Матур итеп Аллаһ йортлары төзекләндерелде һәм халык кабат дингә кайта башлады.

Венера бистәсендә яшәүче татарлар беркайчан да үзләренең татарлыгыннан баш тартмаганнар, күмәкләшеп яшәгәннәр. Хәтта, Әхмәтгали ага Вәлиуллинның өендә җыелып, җомга намазлары да укыганнар. Намазга җыелган вакытта үз мәчетләрен төзү хыялларын тормышка ашыру турында фикер алышканнар.

Дингә җиңеллек килә башлагач та, 1997 елда Әсхәт ага Хәсәншин мәчет өчен урын юллап ала, һәм нигез салына. Бу вакыйга халыкта өмет уята, канат куя. 2000 елда Таһир ага Насыйров ярдәмендә манара күтәрелә. Аны Сабир ага Шәвәлиев белән уллары Ядъкарь һәм Рамил Гайнановлар башкарып чыгалар. Ул вакытта имам вазифаларын Мөҗаһит ага Әхмәтзәкиев башкара. Тантанада мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Похвистнево һәм Венера администрациясе вәкилләре, Гали авылыннан Гаделша хәзрәт Төхвәтшин, мәдрәсә ректоры Мөҗаһит ага Латыйпов һәм башка шәрәфле кунаклар катнаша. Мөҗаһит ага бүләккә Коръән китабы алып килә. Шулай мәчет яшәп китә. Венера бистәсен ямьләндереп азан яңгырый башлый, гает бәйрәмнәре үткәрелә, намаз укыла. «Намаз булган җирдә — тәрбия бар, киләчәк бар», — дигән халкым. Дин юлына акрынлап кына яшьләр дә баса. Бу мәчеттә хезмәт итүче имамнар барысы да дөрес итеп мәхәлләне ныгыту эшен алып баралар.

Шушы егерме ел эчендә Венера авылы мәчетендә имам булып Наил Заһидуллин, Илсур Вәлитов, Рамил Төхвәтшин, Мәсхүт Хөснетдинов, Сөләйман Гыйлаҗев хезмәт итәләр. Мәчет үсешенә үз өлешләрен мәчет советы рәисе булып эшләгән Камил ага Фәйрушин, мөәзин Фатыйх ага Зангиров та керткәннәр. 2016 елдан мөәзин вазифалары Расих ага Кәримовка тапшырыла, ә 2018 елда ул имам итеп сайлана. Бүгенге көндә мөәзин вазифаларын Мәгъдән ага Кәлимуллин башкара. Менә шушы ике кеше мәчет һәм мәхәллә тормышын җайлап кына алып баралар.

Корбан ашына килгән халыкны мәчет балкып каршы алды. Чын оҗмах йорты диярсең инде менә. 2018 елда гына мәчеткә капиталь ремонт ясалган булган, ә быел инде тагын яңартканнар. Бу матурлыкны Равил Галимуллин эшләгән, кулларына буяу пумаласы алган саен догаларын әйтеп эшләгән агаларга һәм бабайларга, апаларга һәм кызларга рәхмәт сүзе әйтәсе килә. Хатын-кызлар да читтә калмаганнар, мәчет эчен ялтыратып куйганнар. Бар җирдә дә хөкем иткән пөхтәлек халыкның үз мәчетләрен ничек кадерләгәнен күрсәтеп тора.

Шуны да әйтеп китим әле, бөтен эшләр дә садака исәбенә башкарыла. Аерым мактау сүзләре чәчәкләр утыртучыларга һәм үстерүчеләргә — Рауза Кәримовага, Хәдичә Гәрәевага, Гөлфия Кәлимуллинага, Саҗидә Гыйлаҗевага. Бер чарадан да читтә калмаучы, ярдәмле Фәридә Мөхетдинованы да атап китәсем килә. Барча ярдәм итүчеләргә, үзләренең җылыларын кызганмыйча өләшүчеләргә ихлас рәхмәтләр.

…Көн үзәгендә халык җомга намазына җыелды. Гадәттәгечә, намазга кадәр Расих хәзрәт вәгазь сөйләде. Хәзрәтнең вәгазендә намаз мөһимлеге, изге гамәлләр, яшьләрне, бар халыкны да диндә тәрбияләү турында бик кирәкле сүзләр әйтелде. Намаз тәмамлангач, табын башланды. Ул табын гадәти дә, аермалы да булды кебек. Мәчет йортында сый-хөрмәт белән тулы өстәлләр куелган. Мәҗлестә катнашучыларны кояштан каплап ак тент тартылган. Тагын матур иттереп Коръән сүрәләре укылды, тәравих әйтелде. Мәчетне җыештыруда уңган-булган ярдәмчеләренә Илһамия остабикә шамаилләр тапшырды. Моны күргән халык: «Оҗмах инде бу!» — диеште.

Башта табынга — учакта пешкән корбан шулпасы, ә аннары пылау чыкты. Телеңне йотарлык тәмле иде алар. Корбан ите ашка тәм өсти, дип юкка гына әйтмиләр. Бәйрәм табынына үзләренең корбан итләрен Ринат Салихов, Земфирә Низамова, Наилә Фәйрушина өлеш итеп керткәннәр. Пешерүче үзбәк егетләре Тимур һәм Илһом да тәмле куллы булып чыктылар. Чишмә суыннан самоварда кайнаган чәй янына төрледән-төрле тәм-том чыкты — дөге бәлеше дә, балан бәлеше дә, кыстырганнарның чуты да юк, бары да күчтәнәч. Бердәмлек менә шунда күренә инде ул. Бик күркәм, матур, күңелгә ятышлы булды бу бәйрәм. Мәҗлес тәмамлангач, халык канәгатьләнеп таралышты. Табынга килеп корбан авыз итә алмыйча калган халык та игътибарсыз калмады. Илһамия ханым аларга да күчтәнәчләр әзерләп куйган иде.

«Шундый масштаблы күркәм чара оештыруга зур тырышлык һәм көч куйган өчен Расих хәзрәт Кәримовка, аның хәләл җефете Илһамия Сәгыйть кызына, мөәзинебез Мәгъдән Кәлимуллинга, табыннарны корырга һәм җыештырырга ярдәм иткән кызларыбызга, яшь киленнәребезгә, шулай ук бу чарага нинди дә булса катнашы булган һәрбер мөселман кардәшләребезгә барлык мәхәллә халкы исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы елларда да, исән-имин булып, мәчетебезгә йөреп торырга, мул табыннар артында җыелышырга насыйп булсын иде!» — дип таралышты кунаклар.

Табын үткәнгә берничә көн вакыт узды инде, ә күңелдә ул кичә генә булган кебек. Шундый җылы, матур хатирә булып калсын да. Ә халкыбыз динен, телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап, рәхәтләнеп яшәсен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100