news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Гали авылында хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үтте

6 августта Самара өлкәсенең Гали авылының Мәдәният йортында хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үтте. Аны «Ак калфак» оешмасы уздырды. Бирегә авыл хатын-кызларын һәм Самар шәһәреннән, Камышлы, Иске Ярмәк, Мәчәләй, Яңа Мансур авылларыннан кунаклар чакырылган иде. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Корбанны Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов кайтарган.

Бәйрәм белән котлап, чараны «Ак калфак» җитәкчесе Кәүсәр ханым Шәйхетдинова башлап җибәрде. Үз чыгышында ул «Ак калфакның» эшләнелгән эшләрен слайдлар формасында тәкъдим итте.

Гамбәр абыстай һәм Әлфия ханым Хәйруллина Корбан турында сөйләделәр. Соңыннан, тантаналы өлештә, «Мирас» төркеме чыгып, мөнәҗәтләр әйтте, мәктәп укучылары догалар укыдылар. Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән шулпа белән сыйландылар.

«Мәҗлестә авыл хатын-кызларына һәм килгән кунакларга шатлык бүләк иткән спонсорларга зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын, изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Дини мәҗлесләр үткәрәбез, дин сабаклары укытабыз. Иман йортларыбыз тагын да тулыланып, яктырып китсен. Туганнарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белеп, саваплы эшләр башкарып, бердәм булып яшик, авылдашларыбыз, милләттәшләребез», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100