news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Гали авылында «Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы әһәмияте» төбәкара форумы була

2 октябрьдә Самара өлкәсенең Похвистнево муниципаль районы Гали авылында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына, мәдрәсәнең һәм «Гали» мәчетенең 30 еллык юбилеена багышланган «Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы әһәмияте» төбәкара форумы узачак. Ул Мәүлид бәйрәменә багышланган.

Форумны Похвистнево Самара өлкәсе муниципаль районы администрациясе, Гали авыл җирлеге администрациясе, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе оештыра. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Форумда хакимият органнары, Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк диния нәзарәте вәкилләре, төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, милли иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, «Гали» мәдрәсәсен тәмамлаучылар һәм кунаклар катнашачак.

Программада форум кунаклары чыгышы, авыл буйлап экскурсия каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100