Самарада утызынчы тапкыр Сабан туе була
Теләге булган һәркемне милли бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтергә чакыралар.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 11 майда Самараның Халыклар дуслыгы йортында утызынчы тапкыр өлкә Сабан туена әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узачак. Сабан туе июнь ахырында узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Теләге булган һәркемне утырышта катнашырга, милли бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтергә чакыралар.