news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада көнчыгыш чырайлы ике кешене тереләтә яндырганнар

Самарада көнчыгыш чырайлы ике кешене тереләтә яндырганнар

(Самара, 4 октябрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). “Комсомольская правда в Самаре” газетасы бу көннәрдә тетрәндергеч хәбәр бирде. 34 яшьлек Олег һәм 18 яшьлек Сергей күңел ачып, сыра эчеп утыралар. Кинәт алар ерак түгел эскәмиядә сөйләшеп утыручы күреп алалар һәм: “Сез, чурки, нишләп монда утырасыз”, дип акыралар. Бер дә юктан үтергәнче кыйныйлар. Бу гына да җитми, Сергей исемлесе үзе саклаган автостоянкадан буяу эреткече алып чыга да, өсләренә сибеп, ут төртә. Иртәнге 4 сәгатьтә җан өшеткеч тавыш шәһәрнең “Металлург” стадионы тирәсендә яшәүче халыкны йокысыннан уята. Карасалар – билгесез бер кеше ут эчендә кабалана. Алар чакырган ашыгыч ярдәм машинасы килүгә, аларның берсе үлгән була инде, ә Әкрам Әхмәтҗанов үз исемен әйтеп өлгерә.

Бу уңайдан Самараның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Азат Надыйров мондый фикер әйтә: “Мондый вәхшилек очраклары, ни кызганыч, Самарада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә очрап тора. Мәсәлән, безнең шәһәр урамнары диварларында “Самара – руслар өчен” дигән язмалар еш күренә. Ә, гомумән, тәрбияне мәктәптән, балалардан башларга кирәк. Әйтик, рәсем дәресендә балаларга чиркәү рәсеме ясарга кушалар, шуннан берсе мәчет рәсемен ясый һәм шуның өчен икеле билгесе ала икән, шуннан русларга һәм рус түгелләргә бүленү башлана”, - ди.

Әйе, Самара яшьләрендә агулы шовинизм рухы тәрбияләүче мондый чаралар үз җимешләрен һаман саен бирә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100