news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары Похвистнево мәчете имамы Сөләйман Ибраевны юбилее белән котлый

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Похвистнево районы Мәчәләй авылыннан Шамил Мамышевның «Аллаһының тугры колы» дигән язмасы чыкты.

Похвистнево мәчете имамы Сөләйман Мөхтәр улы Ибраевка — 70 яшь!

Сөләйман Ибраев — ихластан гамәл кылучы, үз эшен бик тырышып алып баручы мөселман кешесе. Ул Коръән сүрәләре укыганда күңелләр сафланып китә, чөнки тавышы бик моңлы. Мин Сөләйман Мөхтәр улын һәрбер бәндәне хак юлга өндәүче көчле энергетикалы кеше, дип атар идем.

Ул күп еллар Похвистнево мәчетендә мөәзин вазифаларын үтәде, ә хәзер инде имам булып дингә хезмәт итә. Аның бабалары да, әти-әниләре дә бик укымышлы кешеләр иде. Сөләйман хәзрәт Мәчәләйнең Үзәк мәчете белән дә тыгыз элемтәдә яши, һәр җомгада бабаларыбызга сәламнәрен әйтеп, хәлләрен сорашып тора. Ул безнең мәчеткә кадәр юл салганда 10000 сум акча да биргән иде. Имам хатыны Мәрьямга, балаларына карата бик мәрхәмәтле.

Хәләл җефете белән гаилә корып яши башлауларына да инде быел 48 ел тула. Алар өч бала үстергәннәр. Кызлары Асия — Ульяновскида медик булып эшли, Сания – Похвистнево администрациясендә хезмәт куя, уллары Хөсәен гаиләсе белән Сызранда яши. Дүрт оныклары бар — бер кыз һәм өч малай.

Сөләйман Ибраев күп еллар хөкүмәт эшендә эшләде. 2011 елда, хәләл җефете белән бергәләшеп, хаҗга барганнар иде. Ә 2015 елда аңа Гомрә хаҗын кылырга да насыйп булды.

Бу гаиләгә, Аллаһының биргәннәренә шөкер итеп, дин гыйлемен туплап, милләтебез алдында торган сынауларны исән-имин үтеп, фәкать Аллаһының коллары гына булып яшәргә язсын иде.

Кадерле туганыбыз Сөләйман! Сиңа Аллаһы Тәгаләнең тугры бәндәсе булып яшәргә насыйп булсын иде. Аның хозурына ныклы иман, саф күңел, изге гамәлләр белән кайту бәхетенә ирешсәң иде.

 

Фото: © «Бердәмлек» газетасы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100