Самара татарлары космонавтика инженеры Камил Вәгыйзов истәлегенә мәҗлес оештырды
«Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның улын «бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде» дип искә алалар.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның Камышлы районы Байтуган авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның улы Камил әфәнденең бакыйлыкка күчүенә 2 ел тулуга багышланган мәҗлес булды.
«Камил абый дүрт тапкыр Байтуганга кайтты, ярдәм итте. 2021 елда хатыны Лилия һәм кызы Аида белән булдылар. . 14 январьдә аның истәлегенә музей йортыбызда мәҗлес уздырдык», — дип яза Нурания Абзалова.
Ул гомер буе космонавтика өлкәсендә инженер булып хезмәт иткән. «Бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде. Минем соравым буенча әти-әнисе турында истәлекләрен язып калдырды. Аларны күз яшьсез укып булмый. Минемчә, ул истәлекләр — үсүче буынга изге тәрбия дәресе», — дип яза Нурания Абзалова.