news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара Сабантуенда Фатыйх Мортазин исемендәге премияне тапшырачаклар

4 июнь көнне Самараның өлкә Сабантуенда Фатыйх Мортазин исемендәге премияне тапшырырга җыеналар. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Фатыйх Мортазин исемендәге премияне Самараның татар иҗтимагый оешмалары һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте берничә ел элек гамәлгә куйды. Ул татар телен, мәдәниятен, сәнгатен, рухи традицияләрне саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткән аерым затларга һәм оешмаларга бирелә.

Әлеге премиянең лауреатлары буларак Харида Дашкина, Рәфгать Аглиулин (вафатыннан соң), Нурания Абзалова, Дамир Гатин, Фәрхәд Мәхмүдов (вафатыннан соң), Иршат Сафин, Илгиз Колючев (вафатыннан соң) һәм татар җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре танылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100