news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачылачак

Бүген Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачылачак.

Территориядә яңа балалар мәйданчыгы төзелгән, скверның бизәге — күперле коры инеш. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Тантаналы чарадан соң кунаклар Кардон чишмәсе янына корбан ашы табынына җыелачаклар. 

  • Шагыйрь Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйров) – 1887 елның 9 (яңа стиль белән 21) гыйнварында элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзер Самара өлкәсенең Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. 
  • Зыя Ярмәкинең актив иҗат эшчәнлеге 1911–1915 елларга карый. Аның шигырьләре Тукай шигъри мәктәбе үрнәгендә, классик татар поэзиясе һәм халык җырларына хас ритмик үлчәмдә язылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100