news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Гали авылында «Халкым минем» фестивале узды

11 мартта Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында «Халкым минем» дип аталган иҗат фестивале узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Әлеге фестиваль Гали авылы гына түгел, Самара өлкәсендә яшәүче барлык татарлар өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Ул быел игълан ителгән Укытучы һәм остаз елына багышлап үткәрелде.

Инде 15 ел әлеге чара нәкъ менә Похвистнево районында уза. Быел фестивальгә Камышлы, Клявлино, Шентала, Елховка районнары һәм Башкортстан Республикасыннан коллективлар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100