news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе Ялтай бистәсе мәчетенең элеккеге имамы Сабирҗан Мәхмүтов вафат

Кичә, 3 июнь көнне, Самара өлкәсе Красный Яр районы Ялтай бистәсе мәчетенең элеккеге имамы — 83 яшьлек Сабирҗан Мәхмүтов вафат булган.

«Без аны вакытсыз арабыздан киткән Cамара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтовның әтисе буларак та беләбез», дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100