news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара мөфтие Талип Яруллин «Бердәмлек» газетасы өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Самара мөфтие Талип Яруллин «Бердәмлек» газетасы өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте
"Бердәмлек" газетасы

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында «Тамчы тама-тама күл җыела» дигән язма чыкты.

Үткән атнада региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин өлкә татар «Бердәмлек» газетасына ярдәм сорап өлкә татарларына мөрәҗәгать белән чыккан иде.

- Хөрмәтле дуслар! Гомер-гомергә татарлар зур һәм мө­һим эшләрне күмәкләшеп эш­ләгәннәр — мәчетләр һәм мәд­рә­сәләр, ятимнәр йортлары, янгында зыян күргән кешеләргә акча җыеп бирү яисә өмә белән бура бурап кую кебек эшләрдән беркайчан да читләшмәгәннәр. Бу гореф-гадәтебез киләчәктә дә дәвамлы булыр, дип ышанам.

1990 елдан бирле өлкәбездә «Бердәмлек» өлкә газетасы чыгып килә. 32 еллык тарихы булган газетага беркайчан да җи­ңел булмады, чөнки тиражы зур түгел, 2000 данә генә. Язылучылар саны икеләтә арткан очракта гына ул үз-үзен тәэмин алырлык дәрәҗәгә күтәреләчәк. Ә әлегә «Бердәмлек» газетасына ярдәм кирәк, — дип мөрәҗәгать иткән иде.

Күп тә үтмәде, Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче Эльмира Турапинадан «Бердәмлек» фондына 10 мең сум акча килеп төште. Аллаһының рәхмәтләре яусын, Эльмира ханым! «Тамчы тама-тама күл җыела», ди­ләр бит, кулыгыз җиңел булсын. Үткән ел ахырында да шулай акча җыеп, газетаны сак­лап калган идек бит. Быелгы хисап елын да бурычларсыз тәмамларга насыйп булсын иде.

Безнең реквизитлар:

  • Автономная некоммерчес­кая организация Редакция Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» («Единство») (сокращенное название А.Н.О. Редакция газеты «Бердэмлек» («Единство»)
  • Адрес: 44З009, г. Самара, ул. Воронежская, д. 9
  • ИНН 6317008137
  • КПП 631901001
  • ОКПО 11034373
  • ОГРН 1026301420298
  • ОКВЭД 58.13
  • Р/сч. : 40703810054400012004
  • Поволжский банк СБ РФ
  • К/сч.: З0101810200000000607
  • БИК 043601607
  • Благотворительная помощь
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100