news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсеннән кайткан бодай һәм арпаны тикшерү зарур

Карантинга дучар чүп үләне киң таралган

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарының кайбер хуҗалыклары бодай һәм арпа орлыкларын Самара өлкәсеннән кайтаралар, анда карантинга дучар чүп үләне – амброзия (трехраздельная) киң таралган.

Моны кисәтү өчен, дип искәртәләр Татарстан буенча Россельхознадзорда, карантинга дучар йөкләрне һәм материалларны, шулай ук транспорт чараларын җентекләп тикшерү үткәрү зарур. Орлык материалын алып кайтканда, карантинга дучар объектлардан файдаланучылар бу турыда Россельхознадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр, дип белдерә Ютазы районы басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100