Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Салымнар җыю күләме буенча Татарстан - Идел буе федераль округында беренче
^Салымнар җыю күләме буенча Татарстан - Идел буе федераль округында беренче
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Узган ел Татарстанның бюджет системасына 94,1 миллиард сум салымнар һәм җыемнар кергән, бу узган елдагыдан 38 процентка югарырак, - дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Хәйров ТР Финанс министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе, Федераль казначылыкның ТР Идарәсенең уртак коллегиясендә. Коллегия эшендә республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Җыелган салымнар күләме буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче булып тора. .2004 елда бердәм социаль салым буенча 28 миллиард сум җыелган. Керемгә салым республика бюджетының төп керем чыганагы булып торды (барлык салым керемнәренең 47 проценты), җирле бюджетларда физик затларның табышларына салым өстенлек иткән – 54 процент. Салымнар һәм җыемнар буенча фаразлаулар тулы күләмендә үтәлгән, планнан тыш барлыгы 11 миллиард сум күчерелгән, шул исәптән республиканың берләштерелгән бюджеты 2,4 миллиард сум тәшкил иткән.
Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республика бюджетының керем өлеше 75 миллиард сум тәшкил итеп, 102 процентка үтәлгән. Бу суммада шәхси керемнәр өлеше - 76 процент, федераль бюджеттан керемнәр 24 процент тәшкил иткән. Җирле бюдҗетларның керем өлеше 107 процентка (14,2 миллиард сум) үтәлгән. Шәхси һәм заем средстволары исәбенә консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 78,8 миллиард сум тәшкил иткән, шул исәптән җирле бюджетлар буенча – 37,2 миллиард. Чыгымнар структурасында социаль өлкә тармакларын тоту һәм үстерүгә юнәлтелгән акчалар өстенлек итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, финансистлар һәм салымчылар тарафыннан 2004 елгы бурычлар уңышлы тормышка ашырылган. Ә агымдагы елда беренче чираттагы бурыч – салым базасын үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз