news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар нәни дусларын татарча Яңа ел бәйрәменә чакыра

16 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта (Казан, Спартаковская, 2) «СалаваTik»лар Яңа ел тамашасы күрсәтәчәк.

«Яраткан «СалаваTik» төркеме белән бергәләп нәни тамашачылар вакыт буйлап сәяхәт итәр; иң популяр җырларны яраткан геройларына кушылып җырлар; Яңа елда яңа дуслар табар; могҗизалы хәлләргә юлыгып, алардан чыгу юлын эзләр! Бәйрәмгә килгән барлык кунакларны чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга, яңа геройлар белән танышырга һәм кызыклы уеннар уйнарга чакырабыз. Бәйрәмнең иң көтелгән кунагы – Кыш бабай», дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Билетларны сылтама аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100