Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Фәтхетдинов: Россия күпмилләтле булуы белән көчле — «Ватаным Татарстан»
Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Сайлау участогында артист халык белән аралашырга да вакыт тапты. 389 нчы сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова хәлләрегез ничек дип сорады.
Салават, кулларын җәеп, эшсез, дип жавап бирде. Халыкның кәефен күтәргәч, артист журналистлар белән дә аралашып алды.
«Россия күпмилләтле булуы белән көчле. Һәр кешенең үз фикере, минем үз фикерем. Мин тавыш бирергә килдем, чөнки бу — минем бурычым дип саныйм. Кемнең ничек тавыш бирүе — үз ихтыярында», — диде җырчы.
Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз