news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Казаннан Ижевскка табиблар бригадасы китте

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Ижевскта зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен Казан һәм Чаллы табибларыннан торган ике бригада җибәрде. Табиблар Россия Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында министрлыктан хәбәр иттеләр.

Казаннан ун белгечне Ми-8 вертолетында алып киттеләр, шуларның сигезе – Чаллыдан. Ижевсктагы коллегаларына ярдәмгә нейрохирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, травматологлар, психиатрлар һәм психологлар китте.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы Ижевск шәһәрендәге 88нче мәктәптә булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100