news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы: Өлешчә мобилизация вакытында сәфәрләргә чикләүләр юк

Россия Саклану министрлыгы өлешчә мобилизация чорында гражданнарның күчеп йөрүенә чикләүләр кертүгә бәйле хәлне аңлатты.

«Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү шартларында гражданнарга күчеп йөрүгә чикләүләр күздә тотылмый», – диелгән хәрби ведомствоның Telegram-каналындагы хәбәрдә.

Бу елның 24 февраленнән Россия Украинада махсус хәрби операция үткәрә, аны башлау турында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Соңрак, 21 сентябрьдә, Россия лидеры илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100