news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы мобилизацияләнгән гражданнар алдында торган бурычларны атады

Мобилизацияләнгән гражданнар һәм иреклеләр сугышчан әзерлек үткәннән соң Украинага махсус хәрби операция зонасына юл тотачак, анда аларга Россия гаскәрләре азат иткән территорияләрне контрольдә тоту һәм саклау бурычы йөкләнәчәк. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости агентлыгы.

«Мобилизацияләнгән гражданнар һәм иреклеләрдән оештырылган бүлекчәләр, сугышчан әзерлек узганнан соң, шулай ук резервтагы бүлекчәләр составында да, азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту һәм саклау бурычын үтәргә керешәчәк», - дип белдерделәр хәрби ведомствода.

Россия быелның 24 февраленнән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Президент 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100