news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: Путин ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуны бөтен Россия бәйрәме дип атады

Тиздән Татарстанда бөтен мөселман дөньясы өчен мөһим вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар башланачак. 

«РФ Президенты Владимир Путинның Россия өчен Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль чара һәм бәйрәм дип белдерүе, безнең өчен күңелле һәм җаваплы вакыйга», - диде ТР вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев «Татарстан-24» өчен биргән интервьюсында.

Ул дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча федераль оештыру комитеты төзелүен искәртте. Аны Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли, ә рәис урынбасары итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Шундый ук комитет Татарстан дәрәҗәсендә дә булдырылган. Анда Татарстан җитәкчесе рәислек итә.

Зур бәйрәмгә әзерлек бер ел дәвам итте. Әгәр федераль чаралар планына 150гә якын төрле вакыйга керсә, тулаем алганда, алар 10-100 тапкыр күбрәк. Шулай ук төбәкләр, муниципалитетлар Татарстан планына кергән бәйрәмнәр оештыра.

Шәехразиев сүзләренчә, алар арасында төп яки икенче дәрәҗәле вакыйгаларны аерып чыгарырга ярамый. Төбәк яки муниципалитет һәм Россия территориясендә яшәүче 147 миллион мөселман өчен һәркайсы үзенчә мөһим.

«Нәкъ менә шуңа күрә дә Россия мөселманнары өчен бу бик җаваплы һәм кызыклы вакыйга. Без мөселман дөньясы турында сөйләшкәндә, бу төрле исәп-хисаплар буенча 1,5-2 миллиард мөселман дигән сүз», — диде ул.

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу программасына федераль һәм төбәк вакыйгалар гына түгел, ә дөнья дәрәҗәсендәге чаралар да керәчәк, дип ачыклык кертте вице-премьер. Бу, мисал өчен, Kazansummit чарасына төрле мөселман илләреннән 5 меңгә якын кеше чакырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100