news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Чаллы» шәһәрдә 30 елдан соң беренче тапкыр «Пятачок» җыр-бию кичәсен уздырды

«Пяточок»ка шәһәр халкы гына түгел, якын-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килгән.

«Шәһри Чаллы» шәһәрдә 30 елдан соң беренче тапкыр «Пятачок» җыр-бию кичәсен уздырды
"Шәһри Чаллы"

Чаллыда 30 елдан соң беренче тапкыр «Пятачок» үтте. Шәһәрнең Җиңү паркында узган бәйрәм кичәсен «Шәһри Чаллы» газетасы һәм шәһәрнең мәдәният идарәсе оештырды. 

«Бу кичәләргә авыр хезмәт көненнән соң, асылда, гел татар яшьләре җыела иде. Башка милләтләр безгә кызыгып карыйлар иде бугай. Шулай булмыйча соң... Шунда танышасың, дуслашасың, авылдашларыңны, якташларыңны очратасың, соңгы хәбәрләр ишетәсең, үзеңә кирәк мәгълүмат аласың. «Пятачок»ларның мин белгәннәре Чаллы буйлап тугыз иде. Үз вакыты өчен алар бик мөһим роль башкардыр дип исәплим», - ди чарага килгән шагыйрә Зөләйха Минһаҗева.

«Пяточок»ка шәһәр халкы, якын-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килде, дип яза «Шәһри Чаллы». Алар танылган җырчылар, гармунчыларга кушылып җырлаган, биегән. Килүчеләр Чаллыдагы бөтенсоюз удар төзелеше елларын искә төшергән.

«Пяточок» дип аталган кичәләр совет заманнарында узган. Алар яшьләрнең танышу урыны да булган. Чарага килүчеләр арасында да пятачок кавыштырган парлар да булган.Аларга оештыручылар тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уен-бәйгеләрдә осталыкларын сынаган актив катнашучылар да махсус призларга лаек булды, дип яза газета.

«Заманында, мәдәни объектлар әле төзелеп кенә киүче яшь калада, пятачоклар бердәнбер күңел ачу чарасы булган. Бүген күпме кешеләр шул чакларны сагынып яши. Нәкъ менә шуны искә алып, без Чаллыда мондый кичәләрне кабат яңартырга булдык. Аларны җәй дәвамында үткәрергә исәп тотабыз», - ди чараны оештыручы «Шәһри Чаллы» редакциясе баш мөхәррире Резидә Юсупова.

«Пятачок» бәйрәменнән тулы репортаж «Шәһри Чаллы» газетасының 25 май санында урын алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100