news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда татар солдатларына мемориал ачыла

Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар истәлегенә 28 июнь көнне Сахалин өлкәсенең Долина районы Совет авылында мемориал ачыла. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Анда ТР вәкилләре дә чакырулы.

Мемориалны ачу инициативасы белән Сахалин өлкәсенең Долинск, Невельск, Холмск, Углегорск муниципаль берәмлекләренең татар милли-мәдәни автономияләре чыккан, диелә “Татарлар. info” сайтында.

Урта гасырларда Сахалин Татар утравы дип аталган һәм Бөек Тартария составына кергән. Утрау белән материк арасындагы бугазның Татар бугазы дигән исеме бүген дә саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100