news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин спортчысы Поронайск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрүдә ярдәм итә

Валерий Файзульянов үзе - “Мөселман” дип язган, ә улы Алексей “Мин - татар” дигән язулы футболка киеп йөри.

(Казан, 9 декарь, “Татар-информ”). Сахалин өлкәсендәге “Поронайск-Атлант” туплы хоккей командасының капитаны Валерий Файзульянов sakhtatary.ru сайтына интервьюсында Татарстанга килеп, татар телен өйрәнүе турында әйткән. Спортчы: "Ватаным - Сахалин, күңелем Татарстанга тартыла", - дигән.

Валерий Файзульянов Сахалин өлкәсенең Поронайск шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Гариф улы һәм әнисе Валентина Васильевна Татарстанда туып үскәннәр.

Валерий балачакта әти-әнисе белән Татарстанда кунакта булуын сагынып белән искә ала. “Республика мине табигате, үзенчәлекле мәдәнияте, ачык йөзле халкы белән җәлеп итте, - ди ул. - Анда күңел бар нәрсәгә дә шатлана иде", - дип искә ала. Монда ул татар телен аңларга һәм татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Валерий үзе - "Мөселман" дигән язулы, ә улы Алексей "Мин - татар" дип язылган футболка киеп йөри.

Валерий хәзер дә Татарстанда булгалый. “Әлбәттә инде. анда булганда, Казанның “Динамо” туплы хоккей командасының уенын карамыйча калмадым”, - ди ул.

Спортчы Казанга килгән саен башкалабызның тарихи урыннарында булырга тырышуын әйткән. Шәһәрнең 20 ел элек нинди булуын һәм хәзер ничек үзгәрүен чагыштыру кызык икәнен дә җиткергән. Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Изге Болгар шәһәре, Кол Шәриф мәчете, “Татар ашлары йорты” һәм башка истәлекле урыннарның да яхшы якка үзгәрүе шатландыра, ди ул.

“Татарстан халкы үз тарихы турында кайгырта, моңа күңел бик сөенә. Тарих – зур мирас. Тарихта безнең ата-бабаларыбызның рухы чагыла. Бу - аларның киләчәк буынга “башка милләт кешеләре белән дус яшәгез” дигән васыять калдырулары”, - дип саный Валерий.

Спортчы Поронайскта туплы хоккей уйнаудан тыш, балалар командасын да күнектерә. "Сахалинда күп еллар “Туган тел” белем бирү һәм мәдәният үзәге”, “Сахалин татарлары” төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы эшли. Бу да мине бик куандыра”, - ди ул.

Сахалин милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәистәше Зәкия Вәлитова әйтүенчә, Валерий кебек кызыксынучан кешеләр - Сахалин һәм Курил утраулары татар оешмаларының таянычы.

“Валерий үзендә татар халкының кешеләрнең яхшы якларын гына күрә белү, хөрмәт итү, уңышка ирешү белән тукталып калмау кебек уңай сыйфатларны җыйган, - ди Зәкия Вәлитова. – Валерийның тырышлыгы белән Поронайск туплы хоккей командасы әле күп тапкыр җиңү яулар. Валерий Илгиз улы кебек кешеләр ярдәме белән Сахалинда татар мәдәнияте саклана һәм үсә”.

“Сахалин татарлары” региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы Поронайск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре уздырырга планлаштыра. Оешманың җитәкчеләре татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу эшендә Валерийны төп таяныч итеп күрәләр.

2010 елга кеше санын алу мәгълүматлары буенча, Сахалин өлкәсендә 5 мең тирәсе татар яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100