news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сафаҗәй авылындагы беренче мәчет төзекләндерүдән соң ачылуга утыз ел булды

Түбән Новгород өлкәсендәге бәйрәм 150 кеше катнашында күмәк ифтар белән төгәлләнде.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”).  Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылындагы беренче мәчет төзекләндерүдән соң кабат ачылуга утыз ел тулды. 10 июньдә бу уңайдан “Яшә җирдә эз калдырып” бәйрәме булды, дип хәбәр итте Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Бәйрәм кичәсен изге Коръән сүрәләрен укып, Мәскәү ислам институты әзерлек бүлеге җитәкчесе Илдар Аләүтдинов ачкан.

Тарихчы Вафа Камалетдинов авыл тарихын унтугызынчы гасырдан башлап искә алган. Сафаҗәй авылының агачтан салынган иске мәчете урынына таштан салынган беренче җәмигъ мәчете 1910 елда шушы авыл кешесе Хаҗи Шәрәфетдин акчасына төзелгән булган. Совет хөкүмәте вакытында бина төрле максатларда кулланылып, остаханә дә, бала тудыру йорты да булып торган. 1988 елда бинаның диварлары гына утырып калган.

Габделбарый хәзрәт Алләмов үз көче белән сарай төзегән, дин тотучылар шунда йөри башлаган. Аннан 1987 елда мәчетне торгызу буенча актив эш башлаган.

Мәликә Сираҗетдинова, бертуган Габделбарый (1983 елдан авыл имамы) һәм Хәлил Алләмовлар һәм башка авылдашлар тырышлыгы белән, Совет урамындагы элеккеге таш мәчет бинасы дин тотучыларга бирелгән. Бер ай эчендә алар аны төзекләндереп, 1988 елның 25 июлендә беренче намаз укылган.

Авыл халкы бар яклап ярдәм күрсәткән. Алар акчалата да, төзелеш материаллары белән дә, үз куллары белән эшләп төзелештә катнашып та, изге эшкә кушылган.

Тантанада Хәйдәр хәзрәт Вахитов, Шамил хәзрәт Сабитов, Рөстәм хәзрәт Каюмов, Азат хәзрәт Алимов һәм башкалар рәхмәт һәм нәсихәт сүзләре беллән чыгыш ясаган.

Бәйрәм 150 кеше катнашында күмәк ифтар белән төгәлләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100