news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабантуйның төп мәйданчыгына казанлылар шәһәр яны поездларында бара алачак

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Мирный бистәсендәге Каенлыкка – Сабантуй уздыруның төп мәйданына шәһәр яны поездларында килеп җитә алачак. Быел Казанда милли бәйрәм 19 июньдә берничә мәйданчыкта узачак.

Электричкалар Казан станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк. Юлдагы вакыт 10 минут тәшкил итәчәк.

Кире юнәлештә, Каенлык станциясеннән поездлар 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә кузгалачак. Юл вакыты 13 минут тәшкил итәчәк.

Бу маршрутта 780 пассажирга исәпләнгән 12 электр поезды йөри, алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталыш ясый.

Кирәк булган очракта өстәмә составларны билгеләү һәм гамәлдәге җәдвәлгә төзәтмәләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100