Сабада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә нәтиҗә ясалды
Районда барлыгы 80 бала ярдәм алды
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балаларга мәктәп кирәк-яракларын мәдәният йортында тапшырдылар, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Быел барлыгы 80 балага мәктәп формасы тапшырылган. Аларга яңа уку елында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов уңышлар теләде.
Чара барышында 16 гаиләгә балаларын мәктәпкә әзерләү өчен матди ярдәм тапшырылды. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкаларбулачак 20 беренче сыйныф укучысына тапшырылды.