Саба спортчысы Рушан Миңнегулов чаңгы ярышында чираттагы җиңүен яулады
Ул озын дистанциядә һәм спринт төрендә көмеш медальләр алды.

(Саба, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Норвегиядә кышкы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Чаңгы ярышында Саба спортчысы Рушан Миңнегулов көмеш медальләр яулады.
Ул озын дистанциядә һәм спринт төрендә ярышты.