news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районыннан дүрт ир-ат Украинадагы махсус операциядә катнашу өчен контракт төзегән

Саба районыннан дүрт ир-ат Украинадагы махсус операциядә катнашу өчен контракт төзегән
"Саба таңнары"

Украинадагы махсус хәрби опе­ра­циядә Татарстаннан да контрактчылар катнаша. Бу көннәрдә рес­публикадан хәрби хәрәкәт зонасына җибәрү өчен контрактчылардан тагын ике батальон туплана. Саба районыннан да атна башында дүрт контрактчы махсус операциядә катнашу өчен китте. Алар «Тимер» батальоны составына кергән.

Үз теләкләре белән китүчеләр аңа кадәр дә Луганскида ике ай хәрби операциядә катнашкан. Хәзер алар килешүне кабат озайтырга булган. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Беркем дә мәҗбүр итмәде. Барыбызның да гаиләсе бар. Әмма кирәк, шуңа кире уйламыйбыз. Кемдер барырга тиеш. Ватан алдында җаваплылык дигән хис тә бар», – ди 18 яшендә армиягә алынгач, «кайнар нок­та»да хезмәт иткән 45 яшьлек ир-ат.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме 100 мең сумга артты, ягъни 360 мең сум булды. Бу федераль түләүләргә өстәмә итеп бирелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100