Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрә
Белем күтәрү курсларының максаты – технологик процессларны оештырунең яңа ысулларын кертүгә әзерләү, хезмәтне оештыру һәм персонал эшчәнлегенә яңа юллар табу
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәткәрләр өчен “Офиста Lean Production технологиясе” дигән семинар эшли башлады. Дәресләрне 3 көн дәвамында Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты педагоглары алып барачак.
Белем күтәрү курсларының максаты – технологик процессларны оештырунең яңа ысулларын кертүгә әзерләү, хезмәтне оештыру һәм персонал эшчәнлегенә яңа юллар табу. Бүген семинарда катнашучылар оешма стратегиясен һәм сәясәтен үстерү инструментлары хакында мәгълүмат ала, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Узган елның июнендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре өчен “Сакчыл офис” темасына семинар оештырылган иде инде.