news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы татарстанлыларны “ТР да Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне үстерү” программасы концепциясе хакында фикер алышуларда катнашырга чакыра

Интернетта документ тексты белән mpt.tatar.ru адресы буенча кереп танышырга мөмкин

(Казан, 15 октябрь,“Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы татарстанлыларны “2011-2013 елларга ТР да Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне үстерү” максатчан программасы концепциясе хакында фикер алышуларда катнашырга чакыра. Интернетта документ тексты белән mpt.tatar.ru адресы буенча кереп танышырга мөмкин.
Әлеге концепция “2011-2013 елларга ТР да Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне үстерү” республика максатчан программасын эшләүдә беренче этап. Программа Татарстанда куллану базарын үстерү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Концепция “2010-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга РФ дә сәүдә үсеше стартегиясе” проектына нигезләнгән.
Халыкның яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру, яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты үсеше Татарстанда социаль-икътисади үсеш приоритетлары санала. Республика халкының акча чыгымнарының 75 процентка якын өлешен куллану чыгымнары алып тора. Шуңа да куллану базары икътисади һәм социаль проблемаларны чагылдыручы индикатор ролен үти. Әлеге концепцияне эшләгәндә ТР да конкуренция үсеше белән бәйле, шулай ук “2020 елга һәм 2030 елга кадәрге чорга кластер алымы нигезендә җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру” программалары нигезләмәләре исәпкә алынган.
Куллану базарын үстерү буенча программаны һәм чаралар системасын эшләү республикада базар инфраструктурасын үзгәртүдә бердәм, икътисади һәм фәнни-техник сәясәт алып барырга җирлек бирәчәк.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100