news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт”нең Прага мәктәбенә гаризалар кабул ителә

Белем бирү проекты кысаларында Чехия Республикасында укулар уздыру күздә тотыла

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). 25 мартка кадәр “Сәләт”нең Прага мәктәбе” республика проектында катнашуга гаризалар кабул ителә. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект 1 апрельдән 20 майгача берничә этапта уздырыла. Аның бер этабында Чехия Республикасында укулар уздыру күздә тотыла. “Сәләт”нең Прага мәктәбе – проект идеяләре авторлары, стартап җитәкчеләре (20 яшьтән 35 яшькәчә егетләр һәм кызлар) өчен белем бирү проекты. Мәктәп программасына проектлар, проект командалары белән идарә итү, үзгәрүчән шартларда эш йөртү, иҗтимагый яктан җаваплы бизнес булдыру темалары керә. Программада проектлар белән идарә итү өлкәчендәге чит ил белгечләре белән очрашулар уздыру каралган.

Прага мәктәбендә катнашырга теләүчеләр проект сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм сайлап алу турын узарга тиеш. Проектның финал өлешенә 30 кеше үтә. Проект төгәлләнгәч, барлык катнашучылар белем бирү курсларын узу турында сертификат алачак.

Проектны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100