news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РЖД мобилизациягә алынганнарның кулланылмаган билетлар бәясен кире кайтарачак

Россиядә мобилизациягә алынган кешеләр кулланылмаган тимер юл билетлары өчен акчаларын кире кайтара алачак. Бу хакта РЖД – Россия тимер юллары хәбәр итә.

«Ерак араларга йөри торган поездларга алынган билетларны өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакыру сәбәпле кулланмаган очракта, өстәмә җыемнар һәм түләүләрсез кире кайтарып була. «Кире кайтарылмый торган тариф» буенча алынганнарны да», – дип белдерделәр компаниядә.

Моннан тыш, акчалар мобилизацияләнүчеләр белән бергә сәяхәткә җыенган кешеләргә дә кире кайтарылачак.

Билетларны тимер юл кассаларында тапшырып була. Мөрәҗәгать вакытында шәхесне раслаучы документ, шулай ук чакыру вакыты язылган повестка күрсәтелергә тиеш.

«Мобилизацияләнгән очракта, шәһәр яны поездларына билетлар яки абонементлар өчен дә акчаны кире кайтарырга мөмкин», – дип белдерделәр «Россия тимер юллары»нда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100