news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсе губернаторы мөселманнарга мәчет төзү өчен җир бүлеп бирәчәк

Рязань өлкәсе губернаторы мөселманнарга мәчет төзү өчен җир бүлеп бирәчәк

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Рязань өлкәсе мөселманнарына мәчет комплексы төзү өчен җир бүленеп биреләчәк. Бу турыда Рязань өлкәсе губернаторы Григорий Шпак “Ышаныч климаты” дигән Халыкара программа кысаларында “Фашизмны Җиңүнең 60 еллыгы һәм аның җинаятьчелеккә, явызлыкка һәм неофашизмга каршы тору эшендәге әһәмияте” темасына Рязаньда үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференция делегатлары белән очрашу вакытында белдергән. Анда бик күп илләрдән, шул исәптән АКШтан да делегацияләр килгән. Конференция эшендә Рязаньның “Нур” мөселман җәмгыяте чакыруы буенча Россиянең Мөфтиләр шурасы әгъзасы, Иваново үзәк мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Ляпин һәм Касыйм шәһәре мәчете имамы Мөкатдәс хәзрәт Ахунов та катнашкан.

Конференция эше үзара аңлашу, ярдәмләшү, фикер алышулар атмосферасында һәм югары оешканлык белән үткән.

Рязаньның “Нур” мөселман җәмгыяте Рязань татарлары инициатив төркеме тырышлыгы белән 1999 елның 11 маенда төзелгән һәм РФ Хокук министрлыгының Рязань өлкәсе буенча бүлеге тарафыннан теркәлү дә алган. Оешманың эшчәнлеге – татар милли мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен тергезү һәм бу эш туган телне, Ислам нигезләрен өйрәнү юнәлешендә алып барыла. Шушы максаттан, ел саен Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре зурлап уздырыла, шәһәрнең 31нче урта мәктәбе каршында якшәмбе мәктәбе эшли, елга бер мәртәбә Мәскәүдән татар артистлары чакырыла. “Нур” шулай ук Россия халыклары Ассамблеясе составына һәм өлкә губернаторы каршындагы Җәмәгать палатасына да кертелгән һәм дини оешмалар да бик уңышлы эшләп килә. Алар яшьләребезне изге эшләргә өнди, белем алырга чакыра. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтик, бүгенге көндә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Рязаньнан Рәфыйк Кашаев һәм Руслан Кильдеевлар нигезле белем ала.

Әйе, Рязаньда да дин белеменә тартылучылар аз түгел. Ләкин бүген аларга Ислам нигезләрен ныклап үзләштерү өчен шартлар юк. Иншалла, тиздән шәһәрдә мәчет төзелә калса, Рязань җирендә дә мөселман кардәшләребез үзләренең дини ихтыяҗларын һәрьяклап канәгатьләндерәчәк, дияргә ышанычлы нигез булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100