news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры Илгиз Мөхәммәтдинов вафат

«Хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде Ренат Вәлиуллин.

«Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры Илгиз Мөхәммәтдинов вафат
https://www.instagram.com/renat.valiullin.tatar/

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Санкт-Петербургта 62 яшендә «Русский стандарт» компаниясенең Тышкы элемтәләр директоры, меценат, татар активисты Илгиз Мөхәммәтдинов вафат булган.

«Илгиз үз эшенең остасы, ышанычлы, зирәк кеше иде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның белән хушлашу иртәгә 11.00 сәгатьтә „Русский стандарт“ заводы янында булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Вәкил әйтүенчә, Илгиз Мөхәммәтдинов татар кешеләренә дә ярдәм итеп торган. «Аның белән төрле проектларда катнашырга туры килде. Юмор хисе бай иде, иҗади кеше булды. Һәрчак ярдәм итәргә әзер иде. Үзе Татарстаннан булгангамы, җирле татарларга концертлар һәм төрле чаралар уздырырга булышты. Бик кызганыч», — диде ул.

Илгиз Мөхәммәтдинов 1960 елның 4 октябрендә Татарстанның Минзәлә шәһәрендә туа. Россиянең Транспорт университетын тәмамлый. Карьерасы «Русский стандарт» компаниясе белән бәйле. Ул компаниядә 28 ел дәвамында хезмәт куя. 1994 елда генераль директорның урынбасары булып эшли башлый. 2006 елда аның тырышлыгы белән «Русский стандарт» аракы заводы ачыла. Соңыннан ул компаниянең Тышкы элемтәләр директоры вазифасына билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100