news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РУСАДА: Вәлиеваның допинг җәнҗалы буенча эше безнең өчен ябык

РУСАДА: Вәлиеваның допинг җәнҗалы буенча эше безнең өчен ябык
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең Допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның эше оешма өчен ябык булуын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук Логинова, Швейцария Федераль суды сораган очракта, РУСАДА әлеге эш буенча мәгълүмат бирәчәк, диде.

«РУСАДАның әлеге эш белән бәйле ДАК һәм CAS процессларында катнашуына килсәк, бу эш безнең өчен ябык. Судтан безнең адреска сорау килсә, без кирәкле бөтен мәгълүматны бирәчәкбез», – дип яза Логинова сүзләрен РИА Новости.

Алдарак Швейцариянең Федераль суды матбугат хезмәте РИА Новостига хәбәр иткәнчә, Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозу эше буенча яңа апелляция биргән.

Искәртеп үтик, 29 гыйнварда спорт арбитраж суды (CAS) Пекиндагы Олимпиадада җиңгән Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләде, шулай ук 2021 елның 25 декабреннән бирле ирешеп килгән нәтиҗәләрен юкка чыгарды. Фигуралы шуучының допинг эшен тикшерү тәмамлангач ISU 2022 Уеннарының команда турниры медальләрен яңадан бүлеп бирде. Алтын медаль АКШка, көмеш – Япониягә булды, ә Россиягә бронза эләкте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100