news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рудольф Нуриев «Еш кына елына 200 спектакльдә чыгыш ясый»

1975 елдагы чыгышлары саны 300 гә тула! Ул чит илләрдә куелган балет һәм хореография композицияләрендә 120 дән артык партия башкара, бию техникасының иң югары дәрәҗәсенә ирешә, романтик пландагы бөек биюче исеменә лаек була.

Рудольф Нуриев «Еш кына елына 200 спектакльдә чыгыш ясый»

Дөньякүләм мәшһүр балет артисты, балетмейстер Рудольф Нуриев 1938 елның 17 мартында Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Хәмит — Уфа, әнисе Фәридә — Казан губернасыннан. Ул үзе: «Без — мөселманнар. … Мин рус түгеллегемнең, ә бәлки татар булуымның үзем өчен ни-нәрсә икәнен төгәл генә билгели алмыйм. Әмма үземдә бу аерманы сизәм. Бездәге татар каны ничектер тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга гына тора», — дип яза.

Рудольф Нуриев балет биючесе карьерасын Уфа шәһәрендәге балалар хореография коллективларында, Анна Удальцова һәм Елена Войтович кебек педагоглар кул астында шөгыльләнүдән башлый. 1955 елда, инде «яше чыккан» саналса да, ул Ленинград хореография училищесына, педагог Александр Иванович Пушкин классына кабул ителә. Ул берара педагогының фатирында яшәп укый.

1958 елда училищены тәмамлаганнан соң, С.М. Киров исемендәге Опера һәм балет театрына эшкә алына. Дебютант чорында ук Рудольф Нуриев үзенчәлекле бию манерасы, яңача башкару техникасы белән шаккатыра. «Лоуренция» балетындагы Фрондосо` партиясе аңа җиңүче алтыны бүләк итә. 1959 елда, Вена шәһәрендә үткәрелгән 7 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашканы өчен ул алтын медаль белән бүләкләнә.

Һәм менә 1961 ел… Киров театрының Париждагы гастрольләреннән соң, Рудольф Нуриев шунда калырга карар итә һәм сәяси сыену урыны сорый. 1962 елда, «ватанга хыянәт итүче» буларак, үзеннән башка үткәрелгән суд карары белән ул 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Нуриевның читтәге беренче чыгышлары Парижның Елисей кырлары театры сәхнәсендә була. Ул Маркиз де Куэвас труппасы белән «Йокыга талган гүзәл» балетындагы Зәңгәр кош партиясен башкара. 1962 — 1963 елларда, читтән чакыртылган солист буларак, Бөекбританиянең Король балетында бии. Төп партнеры — атаклы балерина Марго Фонтейн белән алар кабатланмас дуэт тудыра.

Марго Фонтейн партнерының сәхнә карьерасын үстерүгә зур булышлык күрсәтә. 1964 елда Нуриев Вена операсында «Аккош күле» балетын куя, Фонтейн белән бергә үзе дә төп партияне башкара. Спектакль ахырында тамашачылар аларны озакка сузылган алкышларга күмәләр: пәрдә 80 тапкыр күтәрелә! Бу хәзергәчә театр рекорды санала.

Рудольф Нуриев дөньяның күпләгән сәхнәләрендә бии, гаять тыгыз график белән эшли. Еш кына елына 200 спектакльдә чыгыш ясый, 1975 елдагы чыгышлары саны 300 гә тула! Ул чит илләрдә куелган балет һәм хореография композицияләрендә 120 дән артык партия башкара, бию техникасының иң югары дәрәҗәсенә ирешә, романтик пландагы бөек биюче исеменә лаек була. Ул балетта ир-ат партияләрен башкару осталыгы үсешенә зур өлеш кертә, аны элек ирешелмәгән югарылыкка күтәрә.

1970 — 1983 елларда Р.Нуриев төрле илләрнең балет труппаларында бер үк вакытта солист та, балетны сәхнәгә куючы да була. 1983 — 1989 елларда — Париж театрының балет труппасында сәнгать җитәкчесе, «Гранд-Опера» театрының балетмейстеры һәм биючесе. 1992 елда ул биюче карьерасына нокта куя, дирижер буларак ачыла.

Венаның Резиденц-оркестры белән дирижерлык итә; Афина, Нью-Йорк шәһәрләре сәхнәләрендә Гайдн, Моцарт, Бетховен, Прокофьев, Стравинский, Чайковский һәм башка композиторлар әсәрләреннән төзелгән репертуар белән чыгыш ясый. 1992 елның язында Татар опера һәм балет театры чакыруы белән Казанга кайтып, «Ромео һәм Джульетта», «Щелкунчик» балетларына дирижерлык итә. 29 фильмда төшә, алар арасында «Ромео һәм Джульетта» (1964), «Егет һәм үлем» (1966), «Дон Кихот» (1973) һәм башка балетлар бар.

Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була, Сен-Женевьев-де-Буа рус зиратында җирләнә. Кабере төсле ташлардан мозаика итеп эшләнгән чуар шәрекъ келәме белән ябыла.

Рудольф Нуриев — Франциянең Шәрәфле легион ордены, Сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге Командор ордены кавалеры. Австриянең мактаулы гражданы. 1987 елдан башлап, Казанда ел саен Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале үткәрелә. 1993 елдан Нуриев истәлегенә Уфа шәһәрендә дә балет фестивальләре оештырыла.

Башкорт хореография училищесына аның исеме бирелә. 2017 елда Лондонда ул яшәгән йорт фасадында истәлек язуы урнаштырыла. 2017 елда Зур театр сәхнәсендә «Нуриев» балет спектакле куела. 2018 елда Казанда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бакчасында Рудольф Нуриевка һәйкәл ачыла. Бу — Россиядә атаклы биючегә куелган беренче һәйкәл. 


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100