Рубльнең бәясе, долларга караганда, бераз төште
Экспертлар долларның бераз үсешен евроның бәясе төшүе белән бәйли
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген доллар берникадәр үсте, ә евро төште. Евро төшүе нәтиҗәсендә, Forex базарында рубль бәясе бераз үзгәрә, дип билгеләп үтә «Интерфакс».
Доллар буенча беренче килешүләр 65,58-65,7 сумга узды. Уртача минут ярымда курс 65,67 сум тәшкил итте, бу узган килешүләр белән чагыштырганда, 14 тиенгә югары. Евро 73,32 сум, ул 13 тиенгә төшкән. Бивалюта кәрзине 3 тиенгә арткан һәм 69,115 сум тәшкил иткән.
Доллар гамәлдәге рәсми курс дәрәҗәсендә калган, евро рәсми курстан 18 тиенгә югары.
Экспертлар долларның бераз артуын бердәм валюта төшүе белән бәйли.